Бала тугач та аңарга тиз арада исем кушарга кирәк, бу йола татарларда атна-ун көн эчендә башкарыла. Балага исем кушу өчен имам чакырыла, гадәттә бәби туе уздырыла. Балага матур һәм бигрәк тә мәгънәле исем сайларга кирәк, чөнки бернинди мәгънәсез татарларга хас булмаган исемне имам кушмаска хаклы. Исем кушу мәҗлесе әти-әни, әби-бабай, гаилә әгъзалары һәм туганнар катнашында үтсә яхшы. Исем кушу Аллаһ Тәгалә, милләт һәм баланың үзе каршында зур җаваплылык. Чөнки пәйгамбәребез саллалаһү галәйһи вәссәләм әйткән «Кыямәт көнендә үзегезнең һәм атагызның исеме белән чакырылырсыз» — дигән. Шуна күрэ дә исем илаһи, милли һәм аһэнле булырга тиеш. Шулай ук исемнен күп вакытта жисеменә туры килүен истэ тотарга кирэк. Чонки исем ул яшәү туграсы, гомер тамгасы.
Источник: Культура.РФ